«Без – белемлеләр!» (6+)

18 февральдә Халыкара туган тел көне алдыннан 10 нчы санлы китапханәдә рус теле белгечләре турниры узды. Күпмилләтле һәм күптелле илебездә халыкара аралашуда төп рольне рус теле башкара.  Әлеге бәйрәм – аның әһәмиятен һәм кагыйдәләрен искә төшерү өчен яхшы сәбәп. 

мы …
10ф. Конкурс «Знатоки азбуки»
10ф. Конкурс Черный ящик
10ф. Конкурс «Буква затерялась»
10ф.Мы- грамотреи

Катнашучыларның рус телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен ачыкларга мавыктыргыч уен ярдәм итте. Уен чарасы командаларның бер-берсен сәламләвеннән башланды: алар үзләренең капитаннарын тәкъдим итте, шигарьләрен әйтте һәм эмблемалары белән таныштырды. 

Турнир «Әлифба белгечләре», «Мәкаль юкка әйтелми», «Сүзне дөрес итеп җый», «Бу нәрсә аңлата?» һәм «Белемле» дигән биш раундтан торды, аның барышында катнашучыларны күңелле биремнәр: викториналар, лингвистик биремнәр һәм уеннар көтте. Балаларга «Хәреф югалган» блицтурниры да бик ошады, анда сүздәге бер хәрефне генә алыштырып яңа сүз ясарга кирәк булды. 

Чара азагында нәтиҗәләр чыгарылды. Балалар биремнәрне уңышлы гына җиңеп чыкты һәм үзләренең чын белгечләр икәнен исбатлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: